Search results
- Ягъни миннән «гаеплемен» дигән сүзне әйттереп, мине чын-чынлап гаепле итеп калдыруымы, яки инде хәлемә кергән булып, мине тәмам үз кулына алырга тырышуымы? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Бу да алдашу юлына басу, тиреңне саклау өчен намусыңны көчләү — йә, шуннан соң мин кем булып калам? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- әйе, мин кемнеңдер акыллы, дөрес сүзенә мохтаҗмын, бик мохтаҗмын. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Ләкин кемгә, кем алдына бу газаплы аптыравымны күтәреп барырга? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мәскәү урамына узып, «Сарай» номерлары астындагы ашханәгә барып кердем. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Атлый торгач, «Чаткы» киносына барып чыктым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Мин өенә кермичә, урамда әрле-бирле йөренеп, көтәргә булдым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Без хәзер сиңа бүтәннәр таккан һәм җыелыш карарына кергән гаепләү турында сөйләшеп утырабыз. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Дөресрәге, ул мине бүлмәсенә чакырып сүз башлады. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Моның да сәбәбе ачык: «фаш итү» шаукымына бирелеп, алар таякны катырак бөгеп ташладылар. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН